ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының чаңгы ярышлары
2023 елның 3-5 февралендә «Локомотив» стадионында (Юдино бистәсе) Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 47 чаңгычы катнашты, Б 421-02 төркеме студенты Копысова Юлия 3км дистанциядә ирекле стиль белән 2 урынны алды.
Юлияне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
