ТР Югары уку йортлары арасында мини-футбол(кече-футбол) буенча турнир нәтиҗәләре

«Кичке Казан»нәшрият йорты ярдәме белән оештырылган ТР Югары уку йортлары арасында мини-футбол(кече-футбол)  буенча мавыктыргыч турнир тәмамланды. Бу ярышларда ТРның төрле уку йортларыннан 13 команда катнашты.

Казан ДАУ футболчылары бу турнирда искиткеч чыгыш ясады. Алдан әзерлек өлешендә барлык көндәшләрен җиңеп, алар финалга кадәр барып җитәләр. Финал өлешендә безнең спортчылар КАИның профессиональ командасы белән очраштылар һәм, ныклы көрәштә җиңелгәннән соң, лаеклы рәвештә икенче урынны алдылар. Бу безнең футболчылар өчен зур казаныш!

201-07 Б төркеме студенты Колчин Никита турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды.

Студентларны һәм тренер Яруллин Әхмәт Габдулла улын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!