ТР үзбәк милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе визиты

1 июньдә ТР үзбәк милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Абдулман Абдулгапар улы Абдулсаттаров һәм аның хезмәткәрләре Казан дәүләт аграр университетына визит ясадылар. Очрашуда университет ректоры Айрат Вәлиев, икътисад институты директоры Марат Низаметдинов, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Игорь Сержанов, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов катнашты. Делегация Укыту-демонстрация үзәгендә, яңа лабораторияләрдә, механикалаштыру һәм техник сервис институты белән агротехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында, шулай ук ландшафт дизайны үзәгендә булдылар. Кунаклар күргәннәреннән канәгать калдылар, алдынгы галимнәр һәм укытучылар белән аралаштылар. Яклар киләчәк хезмәттәшлек турында килештеләр. Күбрәк фотографияләр түбләндәге сылтау буенча карарга була: https://cloud.mail.ru/public/E6qW/o1HQoRJui

Translate