Тулай торакка урнашу өчен документлар!

Сәлам, булачак студент! Кабул итү өчен документлар бирү – студент тормышының беренче адымы гына. Икенче адым – тулай торакка күчү. Түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

📌

Паспорт;

Күчермә паспорт;

4 фото (3х4)

086-У формасындагы медицина белешмәсе, тулай торакта яшәү өчен каршы күрсәтмәләр булмавын раслый.

ИНН (салым түләүченең идентификацион номеры) – Россиядә салым системасында идентификацияләү өчен гражданнарга һәм оешмаларга бирелә торган уникаль номер.

СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) – социаль тәэмин итү системасында идентификацияләү өчен Россия гражданнарына бирелә торган уникаль номер.

Берәр нәрсә җитми кебек тоеламы? Дөрес! Торакка урнашу графигы җитми. Бераз сабырлык–  һәм без аны куярбыз! Әлегә сиңа уңышлар телибез, абитуриент!