Тэг-регби буенча мәктәп лигасы республика ярышлары финалы
2012 нче елның 1 нче июнендә безнең университетның «Тулпар» стадионында тэг-регби буенча мәктәп лигасының «Уенда бул» республика ярышлары финалы узды.
Быел ярышларда Татарстанның 10 районыннан: Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Арча, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Лаеш, Чистай һәм Алабуга районнарыннан 3-4 сыйныф укучылары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
?11 нче Гимназия (Лениногорск районы);
?Әлмәт районы 4 нче урта мәктәбе;
?Арчаның 6нчы урта мәктәбе (Арча районы);
⃣Лаеш районы Габиш урта мәктәбе.
Балалар берсеннщн-берсе булдыклылар, кызыксынулары өчен һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Барыгызны да киләсе елда көтәбез!
«КАИ-Зилант» студентлар спорт клубы маскасына, чара кунакларын шатландырган һәм күңел ачкан өчен, аерым рәхмәт белдерәбез!
Ярышлар Татарстан регби федерациясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы ярдәмендә регби буенча РСШ ДБУ тарафыннан оештырылды.