ТЯГ-да «Җир төзелеше һәм кадастрлар»юнәлеше турында сюжет чыкты

«Җир төзелеше һәм кадастрлар»
2026 елның 24 февралендә ТЯГ телеканалының «Татарлар» программасы эфирында Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының «Җир төзелеше һәм кадастрлар» юнәлеше турында сюжет чыкты.

Репортажда җирдән файдалану, кадастр эшчәнлеге, территориаль планлаштыру һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә заманча технологияләрне үзләштерүче студентларыбыз — булачак белгечләребезне күрсәттеләр.

«Җир – илнең стратегик яктан мөһим ресурсы. Җир ресурслары белән дөрес идарә итү, аларны исәпкә алу һәм саклау — территорияләрне тотрыклы үстерүнең, азык-төлек иминлегенең һәм тулаем икътисадның нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә җир төзелеше һәм кадастр инженеры һөнәре һәрвакыт кирәкле булды һәм шулай булып кала да»,- дип билгеләп үтте кафедра доценты, г. ф.к. Айсылу Мостафина. Сюжетта уку процессын гына түгел, студентларның актив тормышын да ачулары аеруча күңелле. Безнең балалар барысына да өлгерәләр: фәнни эшләрдә катнашалар, проектларны тормышка ашыралар, иҗат белән шөгыльләнәләр, театрда уйныйлар һәм төрле юнәлешләрдә үсәләр.
«Татарлар» программасы редакциясенә безнең университетка игътибары һәм Казан дәүләт аграр университеты студентларының заманча, инициативалы һәм талантлы булуын күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.

Translate