Узган атнада Казан дәүләт аграр университетында ниләр булды!
- «Н. Э.Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы». Яшь белгечләр «ветеринария»юнәлеше буенча дипломнар алдылар.
- Казан дәүләт аграр университетында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт. «Вместе» иҗат клубы студентлары батырлыкка һәм патриотизмга багышланган бәйрәм программасы әзерләделәр.
- Казан дәүләт аграр университетында умартачыларны укыту башланды. Университет базасында умартачылык өлкәсендә квалификация күтәрү буенча белем бирү модуле старт алды.
- ТНВ телеканалында «Татарлар» программасында «Җир төзелеше һәм кадастрлар» юнәлеше турында Казан дәүләт аграр университетында заманча технологияләр һәм актив студент тормышы турында сөйләделәр.
- «Яле, егетләр» спорт бәйрәме нәтиҗәләре. Университет командалары Ватанны саклаучылар көненә багышланган төрле дисциплиналарда көч сынаштылар.
- Чит ил студентларын адаптацияләү буенча тренинг. Университетта чит ил студентларына яңа мохиткә адаптацияләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән психологик тренинг узды.
Translate