Ульяновск ДАУ делегациясе эш визиты белән Казан ДАУда булды
2023 елның 16 мартында Казан дәүләт аграр университетында Ульяновск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү министры Михаил Семенкин җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән булды.
Делегация составында коллегаларыбыз – Ульяновск дәүләт аграр университеты ректоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Исайчев Виталий Александрович һәм Ульяновск дәүләт аграр университетының агротехнологияләр, җир ресурслары һәм азык-төлек производстволары факультеты деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Тойгильдин Александр Леонидович.






