Университетның уку залларында сезнең игътибарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган экспозицияләр тәкъдим ителде

Безне Ватан хакына, кадерле Һәм изге нәрсәләрне яклау өчен кешеләр тарафыннан кылынган фидакарьлек һәм батырлык атмосферасына чумдыра торган басмалар куелган. Бу көн һәр гаилә, һәр кеше тарихына мәңгегә язылып куелган, чөнки фашизмны җиңү — бер милләтнең триумфы гына түгел, ә бөтен кешелек язмышына әһәмиятле өлеш тә ул.
Без Сезне батырлык һәм ныклык, якты киләчәк хакына үз көчләрен һәм гомерләрен биргәннәрне искә төшерүче әлеге материаллар белән танышырга чакырабыз. Каһарманнарның батырлыклары турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәсен һәм яңа казанышларга рухландырсын.