«Урам»  паркында 2024 елгы Милләт кроссы!

21 сентябрьдә безнең яраткан «Урам»  паркында Бөтенроссия йөгерү көне — «Милләт кроссы 2024»узды. Бу матур вакыйгада профессиональ йөгерүчеләр дә, һәвәскәрләр дә катнашты.

Казан дәүләт аграр университеты студентлары гадәттәгечә 3000 метрга йөгерүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!

Әлеге күркәм чарада катнашкан барлык студентларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!