Урман эшчеләре көне!

Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре, ветераннары һәм хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Россия территориясенең яртысыннан артыгы урманнар белән биләп алынган, бу табигать биргән кыйммәтле байлык, шатлык һәм сәламәтлек чыганагы.

Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә безнең илдә урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу – урман һәм урман эшкәртү сәнәгатенә кагылышлы кешеләрнең: әзерләүче предприятиеләр, фабрикалар, контроль органнары хезмәткәрләренең һөнәри тантаналары көне. Бу бәйрәмне шулай ук профильле белем бирү оешмалары укытучылары, шул исәптән Казан дәүләт аграр университеты укытучылары да билгеләп үтә.

Татарстан Республикасы халкы өчен урман – кыйммәтле табигый байлык, милли байлык, экологик куркынычсызлык залогы һәм илебез икътисадының перспективалы тармагы.

Профессионализм, фидакарьлек, үз эшегезгә тугрылык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, оптимизм һәм үз көчегезгә ышаныч телим!

Хөрмәт белән, ректор А. Р. Вәлиев