Урта һөнәри белем бирү факультетының беренче курс укучылары студент билетлары алды

13 сентябрьдә факультетыбызның барлык беренче курс студентлары өчен тантаналы чара — көтеп алынган студент билетларын тапшыру булды! Бу һәр студент тормышында мөһим момент, ул аларның тормышында яңа этапның башлануын символлаштыра.

Урта һөнәри белем бирү факультеты деканы Локманов Руслан Рушанович, студентларны әлеге мөһим вакыйга белән котлады һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте. Ул белем бирүнең һәм үз-үзеңне камилләштерүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук студентларга укуда һәм тормышта уңышлар теләде.

Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын төшереп җибәрү белән тәмамланды.

Беренче курс студентларыбыз университетыбызның лаеклы вәкилләре булырлар һәм тормышларында зур уңышларга ирешерләр дип ышанабыз. Аларны бу юлның башлануы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Translate