«Фермер мәктәбе»ндә укыту
«Фермер мәктәбе»ндә укуга гаризалар кабул итү башланды.
40 кеше бушлай белем ала алачак.
Укыту юнәлешләре:
⁃ Терлекчелек;
⁃ Кошчылык.
Программада: Авыл хуҗалыгын өйрәнү, бизнес-план формалаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, уңышлы фермаларда практика.
⠀Уку озынлыгы 2 ай.
Ашыгыгыз! Тыңлаучыларны сайлап алу-29 августка кадәр (шул исәптән).
Конкурс шартлары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.htm
Элемтә өчен телефон: 8 (927) 410-04-04 (Ленар Хәбибуллин).
Килегез! Без сезне көтәбез!
