«Фермер мәктәбе»  белем бирү проектына тыңлаучыларны сайлап алу төгәлләнде

Конкурста катнашу өчен 65 дәгъвачы гариза биргән. Алдан әзерлек этабы нәтиҗәләре буенча конкурс сайлап алуын 40 тыңлаучы узды. Аларның укулары рәсми рәвештә сентябрьдә мәктәпне ачу тантанасыннан башланачак. Яңа уку елында укыту өчен «Авыл агротуризмы» белән «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе»юнәлешләре билгеләнде.

Конкурс сайлап алуы фермерларның агробизнес өлкәсендә компетенцияләр алуга һәм үстерүгә, укытуга кызыксынуын күрсәтте.

🟧Уку – тематик план бизнес алып бару икътисадыннан алып агротуризм белән үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү өлкәсендәге белгечлекләргә кадәр күп кенә файдалы темаларны колачларга мөмкинлек бирә торган итеп төзелгән.

Проектның максаты – төбәктә фермерлык үсешенә ярдәм итү, агросәнәгать комплексында кече эшмәкәрлек субъектларын агробизнес алып баруның алдынгы ысулларын кулланып укыту юлы белән хуҗалык итүнең яңа кече формаларын булдыру.

«Фермерлар мәктәбе» проектында укырга кертелгән тыңлаучылар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazgau.ru/obrazovanie/farmers_school/.

Кызганычка каршы, барлык теләүчеләр дә яңа сезонда катнаша алмаячак, әмма без алдагы агымнарда очрашуга өметләнәчәкбез.