Фермер мәктәбе. Тыңлаучыларның күчмә дәресе
26.10.2022 «Фермерлар мәктәбе» программасы кысаларында ТР Саба районының «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгында «Сыер саву технологиясе», «Сөт терлекләрен тоту технологиясе»темалары буенча күчмә дәрес узды.
Тыңлаучыларга сөт терлекләрен тоту өчен заманча сыер абзарларын, саву ысуллары һәм системалары, бер бокслы робот саву үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук терлекчелек биналарында микроклимат булдыру һәм көйләү, хайваннар өчен уңайлы шартлар тудыру белән таныштырдылар.
Робот ярдәмчеләре күрсәтелде: кык чистарту өчен һәм азык двигательләре. Яшь терлекләрне тоту һәм үстерү технологиясе турында сөйләделәр. Сөт җитештерү буенча Робот фермасы турында тулы мәгълүмат алынды. Барлык тыңлаучылар да канәгать калды.



