«Фәнгә тугрылык өчен» VII Бөтенроссия премиясе

2021 елның 16 апрелендә премиягә гаризалар кабул ителә башлады. Ел саен үткәрелә торган иң яхшы теле-, радио-, басма һәм интернет – проектлар номинацияләре белән беррәттән, Яшь галимнәр арасында фән һәм технологияләрне популярлаштыруга керткән өлеше өчен махсус премия, «Тарихи дөреслекне яклауга юнәлдерелгән иң яхшы проект» белән «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын яктырту буенча иң яхшы проект» номинацияләре дә өстәлә.

Шулай ук махсус бүләкләр  «Росатом» һәм «Роскосмос» дәүләт корпорацияләре һәм «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Премиядә катнашу өчен журналистлардан, фәнни коммуникаторлардан, галимнәрдән, җәмәгать эшлеклеләреннән, укытучылардан, шулай ук оешмалардан (федераль, региональ һәм махсус массакүләм мәгълүмат чаралары, телеканаллар, студентлар редакцияләреннән, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның матбугат хезмәтләреннән, нәшрият йортларыннан, медиахолдинглардан һ.б.) гаризалар да бирелергә мөмкин.

Премиягә гаризалар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында кабул ителә: https://www.minobrnauki.gov.ru/press-center/zavernostnauke

Премияне тапшыру һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2021 елның ноябрендә Дәүләт Кремль сараенда планлаштырыла.

Премияне, гадәттәгечә, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра, чараның партнерлары – Россия Фәннәр академиясе, «Курчатов институты» ФТҮ һәм

2021 елның 16 апрелендә премиягә гаризалар кабул ителә башлады. Ел саен үткәрелә торган иң яхшы теле-, радио-, басма һәм интернет – проектлар номинацияләре белән беррәттән, Яшь галимнәр арасында фән һәм технологияләрне популярлаштыруга керткән өлеше өчен махсус премия, «Тарихи дөреслекне яклауга юнәлдерелгән иң яхшы проект» белән «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын яктырту буенча иң яхшы проект» номинацияләре дә өстәлә.

Шулай ук махсус бүләкләр  «Росатом» һәм «Роскосмос» дәүләт корпорацияләре һәм «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан игълан ителде.

Премиядә катнашу өчен журналистлардан, фәнни коммуникаторлардан, галимнәрдән, җәмәгать эшлеклеләреннән, укытучылардан, шулай ук оешмалардан (федераль, региональ һәм махсус массакүләм мәгълүмат чаралары, телеканаллар, студентлар редакцияләреннән, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның матбугат хезмәтләреннән, нәшрият йортларыннан, медиахолдинглардан һ.б.) гаризалар да бирелергә мөмкин.

Премиягә гаризалар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында кабул ителә: https://www.minobrnauki.gov.ru/press-center/zavernostnauke

Премияне тапшыру һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2021 елның ноябрендә Дәүләт Кремль сараенда планлаштырыла.

Премияне, гадәттәгечә, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра, чараның партнерлары – Россия Фәннәр академиясе, «Курчатов институты» ФТҮ һәм М. В.Ломоносов исемендәге МДУ.

. .

Translate