#Фәнни полк акциясе. Возовик Игорь Семёнович

Без #фәнни полк акциясен дәвам итәбез һәм Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт. Воровик Игорь Семенович. 1942-1943 елларда – Яновск хәрби авиация механиклары мәктәбе курсанты. Хәрби частьта, авиация механигы булып хезмәт итә (Ворошиловград шәһәре һәм Уральск шәһәре). Хәрби самолетларның техник әзерлеген һәм очышын тәэмин итә. 1949-1950 елларда – авиация механигы ст. (Харьков шәһәре). 1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, 1967-1990 елларда – өлкән укытучы. доцент, Казан авыл хуҗалыгы институтының МТП эксплуатацияләү кафедрасы мөдире. Техник фәннәр докторы, профессор. Бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.