#Фәнни полк акциясе. Гайнетдинов Миннур Зиннур Улы

Без #Фәнни полк акциясен дәвам итәбез һәм Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.

Гайнетдинов Миннур Зиннур Улы. 1940 елда – 9 нчы Казан хәрби-һава көчләре махсус мәктәбе курсанты. 1943-1945 елларда –2 нче Чкалов хәрби-авиация училищесының очучы-күзәтүчеләр курсанты. Йошкар-Ола шәһәрендә 3 нче запас авиаполк атучысы-бомбардир. 1945-1946 елларда –РККНЫҢ 9 нчы запас авиаполкының өлкән лейтенанты, алмаш состав экипажы штурманы. 1955-1983 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, доцент, мөдир. Казан авыл хуҗалыгы институтының «Агрохимия һәм Туфрак белеме» кафедрасы мөдире. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. 1965-1968 еллар – агрономия факультеты деканы, фәнни һәм укыту эшләре буенча проректор. Бүләкләре: “Почет Билгесе” ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен»медальләре.