#Фәнни полк. Запускалов Александр Семенович

Без #Фәнни полк  акциясен дәвам итәбез һәм Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.

Запускалов Александр Семенович Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939-1947 елларда – хәрби фельдшер һәм Тихоокеан хәрби-диңгез флотының санитария хезмәте башлыгы. Медицина хезмәте капитаны. Бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен», «Японияне Җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен»медальләре.

1952 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган, 1959-1960 елларда – ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 1961-1963 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку факультеты деканы. 1967 елда  – уку эшләре проректоры. 1972-1985 елларда авыл хуҗалыгы производствосы белән идарә итү кафедрасы мөдире. 1985-1988 елларда – кафедра доценты. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Translate