#Фәнни полк. Кочнев Василий Константинович

Без #Фәнни полк акциясен дәвам итәбез һәм Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.

Кочнев Василий Константинович –1941 елда Кострома артиллерия училищесы курсанты. 1943-1945 елларда 250 нче Бобруй Кызыл Байрак дивизиясе 922 нче укчылар полкы составында Бөек Ватан сугышында катнаша. Лейтенант Кочнев В.К. Брянск һәм Белоруссия фронтларында сугыша. Разведчик, радиостанция начальнигы. Бүләкләре: Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре.

1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. 1972-1986 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгын оештыру кафедрасының ассистенты, өлкән укытучысы. Икътисад фәннәре кандидаты.

Translate