#Фәнни полк. Краюшкин Евгений Михайлович

Без #Фәнни полк  акциясен дәвам итәбез, Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.

Крюшкин Евгений Михайлович. Бөек Ватан сугышы ветераны. Саратов хәрби-пехот училищесында укый. Ржев, Смоленск, Витебск шәһәрләре өчен көрәшкән. 1943-1944 елларда автомобиль гаскәрләренең инженер-капитаны хәрби исеменә ия була. 270нче дивизиянең 310 артиллерия полкы телеграфисты була. Бөек Ватан сугышы инвалиды. 1950 елда Саратов автомобиль-юл институтын тәмамлый. 1957-1985 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының өлкән укытучысы, машиналарны ремонтлау кафедрасы мөдире. Техник фәннәр кандидаты. Бүләкләре: 3 нче дәрәҗә Дан ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.

Translate