#Фәнни полк. Сугыш чоры турында истәлекләр
30 майда “Фәнни полк” акциясе кысаларында агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы тарафыннан механикалаштыру һәм техник сервис институты студентлары, профессор Рудаков Александр Иванович белән очрашу оештырылды. Александр Иванович сугыш чоры турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Студентлар РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар турында хатирәләрен кызыксынып тыңладылар. Очрашу ахырында яшь буынга изге теләкләр яңгырады.
Без илебезгә Җиңүнең нинди югалтулар белән килүен истә тотарга һәм бу истәлекне яңа буыннарга тапшырырга тиешбез!!!