#Фәнни полк. Хаметшин Марс Гыйрфан Улы

Без #Фәнни полк акциясен дәвам итәбез, Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт. Хаметшин Марс Гыйрфан Улы. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда Совет Армиясенә алына. Ленинград фронтындагы сугышларда катнаша. Кече лейтенант өч тапкыр яралана. Казан авыл хуҗалыгы институтын 1957 елда тәмамлаган. 1969-1974 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында трактор һәм автомобильләр кафедрасының ассистенты, өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли. Бүләкләре: «Батырлык өчен»медале.

Translate