#Фәнни полк. Шайдуков Галиб Мирсәид Улы

Без #Фәнни полк  акциясен дәвам итәбез, Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.

Шайдуков Галиб Мирсәид Улы. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда Көньяк-Көнбатыш фронтта элемтәче, телефончы, радиотелеграфист була. 1942 елда – Волхов фронтында, 1944 елда Ленинград, 1944-1945 елларда 1 нче Украина фронтларында. Кече лейтенант сугышлар белән Польша, Венгрия, Чехословакия һәм Австрияне узды. 1950 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1955-1984 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының физика һәм математика кафедрасы ассистенты, өлкән мөгаллим, доцент. Физика-математика фәннәре кандидаты. Бүләкләре: «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре.

Translate