Фән өлкәсендә яңа премия булдырылды «Научный прорыв. Фәнни алга китеш»

Премия фәнне популярлаштыру, фәнни җәмәгатьчелекне фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә стимуллаштыру һәм яшьләрне фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү, фәнни хезмәтнең абруен күтәрү максатларында ТР Фәннәр академиясе тарафыннан гамәлгә куелган.
Лауреатлар ун номинациядә билгеләнәчәк:
– «Фәндә цифрлаштыру»;
– «Перспектива»;
-«Мәгърифәтче -галим»;
– «Сәләт»;
– «Иң яхшы яшьләр стартабы»;
– « Иң яхшы галим»;
– «Иң яхшы фәнни остаз»;
– «Балаларга фән»;
– «Фәнни журналист»;
– «Фәнгә тугрылык өчен».
Җиңүчеләрне Россия фәне көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр. Тантана февральдә Казанда узачак.