ХАЛЫКАРА АРЕНАДА АЛТЫН!
Казан ДАУның 1 курс магистранты (М151-02), Россиянең спорт мастеры Дәүләтгәрәев Илгиз Казахстанның Актүбә шәһәрендә билбау көрәше буенча традицион халыкара турнирда алтын МЕДАЛЬ яулады!
Төрле илләрдән (Россия, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан) килгән 224 спортчы арасында Илгиз гаять зур осталык күрсәтте һәм барлык көндәшләрен җиңде!
Бу чын триумф! Чемпионыбыз һәм аның тренеры Хөсәенов Җәүдәт Габделхак улын шушы зур уңышы белән котлыйбыз! Горурланабыз!
