Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара

2023 елның 2 ноябрендә икътисад институтының 16 аудиториясендә 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Б331-01,02,03 һәм СПО 331-01 төркемнәре студентлары алдында бәйрәмнең тарихы һәм эчтәлеге турында хәбәрләр белән Философия һәм хокук кафедрасы укытучылары доцент Гали Б.Т. һәм ассистент Гыймадеев Т. В. чыгыш ясадылар. студентлар «Чуалышлы вакыт ахыры» документаль фильмын карадылар, Россиядәге һәм дөньядагы актуаль сәяси вәзгыять белән бәйле заманча проблемалар турында фикер алыштылар.