Халыклар бердәмлеге көне белән!

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар, студентлар, аспирантлар!

Сезне дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, 2005 елда туган, Россия тарихының аерылгысыз өлеше, халыкның бердәмлеген гәүдәләндерү, Ватанга тугрылык символы булып тора. Без динебезгә һәм милләтебезгә карамастан бердәм, без бергәләп гражданнарыбызның казанышлары белән горурланабыз һәм шулай ук бергәләп кайгылы югалтулар турында кайгырабыз, кайгылы вакыйгалар кичерәбез.

Бу истәлекле көн һәрберебезгә искә төшерсен: без – меңьеллык тарихка ия булган, бөтен күпмилләтле халыкның бердәмлеге һәм бердәм дәүләтне ныгытуга юл ачкан, җәмгыять үсешенә һәм мәдәни-тарихи мирасны саклауга ярдәм иткән зур һәм бөек илнең бердәм халкы. Чөнки бердәмлектән, үзара ярдәмләшүдән, эшкә тугрылыктан, безнең һәрберебездән университетыбызның, төбәкнең, илнең иминлеге һәм чәчәк атуы бәйле!

Барыбызга да тынычлык, игелек, иминлек, Ватаныбыз файдасына эшләрдә уңышлар, үзебез һәм тирә-юньдәгеләр белән гармониядә булуыгызны телим!

Ректор А. Р. Вәлиев