«Халык фермеры» ассоциациясе командасы Татарстан Республикасында булды
21 июньдә Россия авыл хуҗалыгы банкы ярдәме белән «Халык фермеры» ассоциациясе командасы Татарстан Республикасында булды.
Регионда авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы бизнесын алып баруның яңа мөмкинлекләре турында Ассоциация рәисе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы АПК комиссиясе рәисе Олег Сирота Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан ДАУ вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән фикер алышты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хәбипов Ришат Рәшит улы чыгыш ясады. Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы «Фермер хуҗалыклары өчен фәнни-гамәли ярдәм күрсәтү һәм кадрлар әзерләү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Фермерлар авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару буенча үз тәҗрибәсен күрсәттеләр, ассоциация вәкилләре белән бергә проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар.