«Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турниры

2023 елның 12 сентябрендә Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм университеты стадионында ТР югары белем бирү оешмалары укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турниры узды. Турнирда 9 команда катнаша. Катнашучылар ГТО комплексының түбәндәге сынауларын (тестларын) башкаруда ярыштылар:

60 метрга йөгерү (егетләр һәм кызлар);

1000 метрга йөгерү (егетләр һәм кызлар);

биек аркылыда (перекладина) эленеп тору (егетләр);

кулларны идәндә ятып терәктә бөгү һәм җәю (кызлар)

ике аяк белән (егетләр һәм кызлар) этенеп, урыннан озынлыкка сикерү.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең университет командасы 4 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә студент Гордеев Александр гр. Б 211-04 60 метр дистанциядә өченче урынны ала.