«Хезмәт кешесен данлыйбыз»яшь комбайнчыларның 15 нче республика конкурсы финалы










14 октябрьдә Алексеевск районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз»15 нче Республика яшь комбайнчылар конкурсының финалы узды. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт аграр университеты һәм Алексеевск муниципаль районы тарафыннан оештырылган. Финалистларны Премьер-министр урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Демидов котлады. Урак өсте-2023нең абсолют лидеры булып «Алексеевское»халык предприятиесе комбайнчысы Дмитрий Титов тора. Кыр герое белән горурланабыз!