Хоккей буенча II нче Бөтенроссия хатын-кызлар катнашында “Матурлык дөньяны коткара” исемле турнир йомгаклары!
20-21 нче май көннәрендә Казанда командалар арасында II нче Бөтенроссия хатын-кызлар хоккей турниры узды. Матчлар “Татнефть Арена” ның икенче мәйданчыгында булды. Турнир Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе тарафыннан “Ак Барс” хоккей клубы ярдәме белән оештырыла.

Турнирда Казан, Уфа, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсеннән 5 коллектив катнашты.

Командаларның йомгак торышы:
🥇1 урын – “PTPSM” (Коркино шәһәре, Чиләбе өлкәсе)
🥈2 урын – “Форвард” (Казан шәһәре)
🥉3 урын – “Пантерлар” (Казан шәһәре)
🏅4 урын – “Гроза-2” (Санкт-Петербург шәһәре)
🏅5 урын – “Росомахи” (Уфа шәһәре)

“ПТПСМ” командасы составында Казан дәүләт аграр университеты төркеме икътисад институты студенты Екатерина Тюхменева чыгыш ясады, беренче урынны яулап, турнирда җиңүчеләр булды! Аңа алга таба да спорт җиңүләрен телибез!