ХӘРБИ ТАРИХ БУЕНЧА ӘҺӘМИЯТЛЕ АКЦИЯ
5 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында «Тарих буенча тест «Икенче бөтендөнья сугышы дәресләре»дип аталган әһәмиятле халыкара акция узды.
Чараны «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше идарәсе, университетның философия һәм хокук кафедрасы оештырды. Акциянең төп максаты – илебезнең хәрби тарихын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм яшьләр арасында патриотлык хисе тәрбияләү.
VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдиновның катнашуы әлеге чараның җаваплылыгы һәм әһәмияте югары булуын ассызыклады.
Казан дәүләт аграр университетының уку-укыту эшләре проректоры Андрей Дмитриев проектны хуплавын белдерде һәм тарихи диктант язып, катнашу үрнәген шәхсән үзе күрсәтте.
Мондый инициативалар Ватаныбызның үткәненә хөрмәт формалаштыруда төп роль уйный, яшь буынны Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләргә ярдәм итә һәм буыннар элемтәсен ныгыта.
