Хөрмәтле хезмәткәрләр, коллегалар һәм студентлар! Сезне Яңа ел белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Төгәлләнүче ел безнең югары уку йорты өчен мөһим вакыйга булды — Казан дәүләт аграр университетының Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) белән берләшүе. Бу мөһим карар куәтле фәнни база булдырды һәм мәгариф киңлеге офыкларын киңәйтте, алдынгы тикшеренү юнәлешләрен интеграцияләргә һәм дөнья университетлары арасында безнең позицияне ныгытырга мөмкинлек бирде.
Без килеп туган бурычларны уңышлы үтәдек, команда рухын ныгыттык һәм амбициоз максатлар куеп алга барабыз.
Сезгә яңа елда ныклы һөнәри уңышлар, шәхси иминлек һәм яхшы кәеф телим. Һәр кабул ителгән карар уңай үзгәрешләр китерсен, яңа белемнәр югары үрләргә юл ачсын, ә сезнең хезмәт җимешләрегез коллегалар һәм җәмгыять тарафыннан танылсын.
Ихлас күңелдән ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев
