«Чиста караш»проекты кысаларында түгәрәк өстәл узды
4 декабрьдә безнең университетта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәтенең «Чиста караш» проекты кысаларында түгәрәк өстәл узды.
Бу мавыктыргыч очрашу булды, анда уен форматында ситуацион кейслар тикшерелде, фикерләр һәм карарлар әйтелде, коррупциягә каршы сәясәтнең әһәмияте һәм коррупциягә каршы көрәш ысуллары турында фикер алышынды.
Очрашуның лекторлары:
Перфильева Дарья Валерьевна – Казан шәһәренең уку йортларында студентлар һәм студентлар берләшмәләре арасында очрашулар үткәрү юнәлеше буенча җитәкче урынбасары
Абмайкина Екатерина Алексеевна һәм Сөнәгатуллина Айсылу Альберт кызы – Казан шәһәре уку йортларында студентлар һәм студентлар берләшмәләре өчен очрашу программасын эшләү белгечләре
Без лекторларга һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! Әйдәгез, белемгә омтылуны дәвам итик һәм бергәләп хокукый культура дәрәҗәсен күтәрик!
