«Чиста принциплар: коррупциягә каршы көрәш буенча белешмә»темасына акция һәм лекция

2023 елның 15 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Чиста принциплар: коррупциягә каршы көрәш буенча белешмә»темасына акция һәм лекция узды.

Аларны оештыручылар – философия һәм хокук кафедрасы доцентлары Гатауллина Л. Н. белән Салихов Р. Т. һәм университетның коррупциягә каршы сәясәтне әйдәп баручы белгеч Р.Р. Лукманов.

Әлеге лекция өчен махсус рәвештә студентлар плакатлар, чыгышлар әзерләделәр, анда балалар эчтәлекле материал сайлап кына калмады, ә бу күренешкә үз мөнәсәбәтләрен дә белдерергә тырыштылар. Ә акция вакытында агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты укытучылары арасында студентларның үзләре әзерләгән «Без коррупциягә каршы»дигән стикерлары таратыла.

Translate