Шигърият укучылар конкурсы игълан ителә
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга әзерлек кысаларында Казан дәүләт аграр университетында традицион шигърият укучылар конкурсы старт ала
Катнашуга Урта һөнәри белем бирү, бакалавриат, специалитет һәм магистратура укучылары чакырыла. ⠀
Катнашу шартлары:
- яраткан авторның шигырен сайларга
- кушымтада күрсәтелгән таләпләргә туры китереп (3 минуттан да артмыйча)башкару белән видеоролик яздырырга
- гаризаны (1 нче кушымта) һәм конкурс эшен түбәндәге почтага җибәрергә: kaf_philosoph@mail.ru
Гаризалар кабул итү вакыты: 2026 елның 02 мартыннан 20 мартына кадәр конкур конкурс номинацияләре:
- татар телендә сәнгатьле шигырьләр уку
- рус телендә шигырьләрне сәнгатьле уку
- теләсә кайсы чит телдә шигырьләрне сәнгатьле уку Конкур турында тулырак мәгълүмат һәм заявка формасы белән нигезләмәне сылтама буенча алырга мөмкин. ⠀
Заявкаларыгызны көтәбез! Әйдәгез бергәләп телләрнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк
