«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Воркшоп ничек реаль үзгәрешләргә әверелә» дигән бәхәс узды

«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Воркшоп ничек реаль үзгәрешләргә әверелә» дигән бәхәс узды.

Казан ДАУның студентлар экология җәмгыяте җитәкчесе Анастасия Афонина урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов һәм студентлар белән әлеге чарада булды.

Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ренат Садыйков, ТР мәдәният министрының элеккеге урынбасары Светлана Персова, Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм башка танылган шәхесләр катнашты.

Дискуссия барышында архитектура өлкәсендә белгечләрдән воркшоп булдыру, аның максатлары һәм казанышлары мәсьәләләре тикшерелде.

Translate