Экология буенча «Организмнарның әйләнә-тирәлекне барлыкка китерүче эшчәнлеге» профильле программасы
Бүген экология буенча «Организмнарның әйләнә-тирәлекне барлыкка китерүче эшчәнлеге» дигән май профильле программасы старт алды.
Балалар ачылыш көненә чыгышлар әзерләделәр, шулай ук Талантлар Университетының башкарма директоры Айдар Акмалов, оештыручылар, укытучылар һәм программаны эшләүчеләр исеменнән котлау сүзләрен ишеттеләр.
Программаның беренче көнендә катнашучылар:
• Лаборатория корпусы буенча, шул исәптән «Гидропон җайланмасы» лабораториясендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне Талантлар университеты студенты һәм «ТехноСтрелка» халыкара инженер-иҗат фестивале җиңүчесе Әмир Гыйльманов үткәрде;
• «Гидропон җайланмасы» һәм «Техноген экотоксикантлар» лабораторияләрендә укулар узды;
• Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятовның лекциясен тыңладылар.
Программада катнашучы Богдан Степура:
– Фән һәм һөнәрләрнең күп өлеше, «биология» юнәлешендәге үсеш экологларның гамәлләренә бәйле икән. Шуңа күрә һәркемгә экологияне өйрәнү өчен вакыт табу әһәмияткә ия.