«Энергияне саклауда алдынгы технологияләр»  Бөтенроссия студентлар олимпиадасында катнашу

12-15 декабрьдә Казан дәүләт энергетика университетында «Энергияне саклауда алдынгы технологияләр» Бөтенроссия Студентлар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институты студентлары Якушев А. Н. (Б201-05 төркеме), Максимов А. А. (Б201-05 төркеме), Филиппов Г. М. (Б201-03 төркеме), Зарипов Н. Р. (Б201-03 төркеме) һәм Мөхетдинов А. И. (Б211-03 төркеме) катнашты. Команда җитәкчесе, агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы доценты Иванов Б. Л.

Теоретик конкурста Казан ДАУ командасы 3 урынны яулый һәм «Оригиналь энергия нәтиҗәле тәкъдим өчен»номинациясендә җиңүче була. Шәхси зачетта Якушев Адель Наилович 2 урынны яулый һәм «Командада иң яхшысы»номинациясендә җиңүче була!

Команданы лаеклы катнашуы һәм Бөтенроссия студентлар олимпиадасында алган югары нәтиҗәләре өчен котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!