“Этномириада” 13 нче Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгате конкурс-фестивальенең Гала-концерты

18 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында XIII Халыкара “Этномириада” традицион мәдәният һәм халык сәнгате конкурсы һәм фестиваленең гала-концерты узды.

Бу фестиваль фольклор сөючеләрне һәм профессионалларны берләштерә һәм Россия Мәгариф министрлыгының 2025-2026 уку елы өчен иң яхшы олимпиадалар, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлегенә кертелгән.

Без “Jogy Crew” бию төркеменең “Халык биюе (фольклор)” номинациясендә икенче урынны яулавын горурлык белән игълан итәбез.

Катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Translate