«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026»ФИНАЛЫ
Менә гаҗәеп проект ахырына якынлашты, ул гаҗәеп хис-кичерешләр һәм онытылмас мизгелләр бүләк итте.
10 көн, 30 катнашучы, йөзләгән сәгать репетицияләр…
Шатлык яшьләре, чын дуслык һәм сәхнәдә чын тылсым!
30 марттан 8 апрельгә кадәр Казан матурлык, талант һәм илһам үзәгенә әверелде
Кызлар конкурс этаплары, мастер-класслар, фотосессияләр, дефиле, экспертлар һәм мөһим кунаклар белән очрашулар узды, ә барысы да зур гала-концерт белән тәмамланды.
Безнең университетны «Вместе» студентлар иҗат клубының «VOX» музыка студиясе җитәкчесе Гаделшина Эльвина һәм Р.Галиев исемендәге «Тургай» татар халык студентлар театры актрисасы горурлык белән тәкъдим итте.
Эльвинаны шундый якты һәм илһамландыргыч проектның финалына чыгуы белән котлыйбыз!
Без мондый якты талантлар белән горурланабыз, ярдәм итәбез һәм яңа иҗади җиңүләр һәм казанышлар телибез!
