Яз һәм хезмәт көне белән котлау!

Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче май яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәм һәм бердәмлек символы булып кала. Без сезнең белән бик мөһим миссия башкарабыз – хезмәт итәбез, өйрәнәбез, туган университетыбыз һәм бөтен илебез хакына югары нәтиҗәләр күрсәтәбез. Яз һәм хезмәт көнендә без ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез, уку һәм фән өлкәсендә казанышларыбыз белән горурланабыз, үз хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары белән Казан дәүләт аграр университеты үсешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Университетка нигез салынуның 100 еллыгы һәм Беренче Май көнендә барыгызга да — перспективалар, үсеш, эш урынында күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!. Эш һәрвакыт ләззәт алып килсен, куандырсын һәм яңа мөмкинлекләр ачсын!

Ректор А. Р. Вәлиев

Translate