Якты хәтер. Кадерле кешебез вафат булды…
Кузнецов НИКОЛАЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ (1946 елның 30 октябре — 2025 елның 22 сентябре) Татарстанның атказанган урманчысы Николай Александрович Кузнецовның вакытсыз вафат булуы турында тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Аның бөтен тормышы-эшкә тугрылык, Ватанга һәм туган як табигатенә хезмәт итү үрнәге.
Совет Армиясендә хезмәт иткән елларда батырлык һәм дисциплина күрсәтте – «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» хәрби частьнең «Почет Китабына» кертелгән.
Николай Александрович күп елларын урманга хезмәт итүгә багышлый — башта Татар урман саклау хезмәтендә, аннары урман хуҗалыгы һәм экология факультеты хезмәткәре буларак, анда үзенең кыйммәтле тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшыра, табигатькә хөрмәт һәм һөнәри җаваплылык тәрбияли.
Аның хезмәте :
- күп санлы грамоталар һәм дипломнар белән,
- ВДНХ медале белән,
-«РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм үрчеткән өчен» күкрәк билгесе белән,
— «Хезмәт ветераны» исеме белән,
-Экология һәм тормыш иминлеге фәннәре халыкара академиясенең (МАНЭБ) әгъза-корреспонденты итеп сайлану белән билгеләп үтелде.
Николай Александрович-югары гражданлык җаваплылыгына ия кеше, акыллы остаз, намуслы профессионал һәм үз җиренең чын патриоты. Аның яхшылыгы, принципиальлеге һәм эшкә тугрылыгы хезмәттәшләренең, дусларының һәм якыннарының йөрәкләрендә мәңгегә калачак. Туфрагы җиңел булсын. Лаеклы Кешегә мәңгелек хәтер һәм дан.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз.
Хушлашу 2025 елның 24 сентябрендә 10:30да Дәрвишләр зиратында (Казан шәһәре) була.
Аның истәлеге-ул сакларга ярдәм иткән һәр агачта, белемен тапшырган һәр укучыда, намус һәм вөҗдан белән башкарылган һәр эштә.