Ярминкә сезонын ачтык!

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Казанда сәүдә мәйданчыклары эшен карады.

Ярминкәләрдә традицион рәвештә фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән табигый продуктларны отышлы бәядән сатып алырга мөмкин.

Ярминкәләр шимбә көннәрендә иртәнге 6дан эшли (Казанда якшәмбе көннәрендә бер мәйданчык). Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарындагы барлык мәйданчыкларның адресларын монда карарга мөмкин. (https://t.me/ProAgroTatarstan/4012)