Ясалма интеллект буенча «ЯИ-ЗАМАН 2025»дисциплинаара конференциясендә катнашырга чакырабыз
Дата: 2025 елның 18 сентябре
Үткәрү урыны: Kazan Digital Week Халыкара форумы 2025
Оештыручы: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Чараның максаты:
Ясалма интеллект мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу һәм тармакара багланышлар урнаштыру өчен берләштерү.
Фәнни юнәлешләр:
Фәнни юнәлешләр:
- Компьютер күрүе
- Табигый тел эшкәртү
- ЯИ һәм робот техникасы
- Фәндә ясалма интеллект
- ЯИны молекуляр һәм биологик тикшеренүләрдә куллану
Конференция программасына илнең әйдәп баручы экспертлары Андрей Кузнецов, Елена Тутубалина, Алексей Ковалев, Алексей Шпильман һәм Павел Яковлев җитәкчелегендә төрле секцияләр кертелгән.
Материалларны бастырып чыгару:
“Электрон китапханәләр” электрон фәнни журналы.
Springer ‘ s Lecture Notes in Computer Science (LNCS) сериясе.
Катнашу процедурасы:
Авторлар мәкаләләрне 2025 елның 20 июленә кадәр тәкъдим итәләр.
Мәкаләләрне рецензияләү һәм сайлап алу 2025 елның 13-15 августына кадәр бара.
Сайлап алынган авторлар доклад белән чыгыш ясарга чакырыла.
Катнашучылар үзләренең казанышларын киң аудитория алдында тәкъдир итү һәм фән һәм технологиянең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек алачак.
Статьялар бирү кагыйдәләре һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конференциянең рәсми сайтында карагыз aizaman.ru киләчәк ясалма интеллект турында фикер алышуга кушылыгыз!