“Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсе

16 сентябрьдә урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Казанда Зөбәрҗәт күле пляжында уздырылган «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсенә кушылды.

Экологик акция «Чиста уеннар»форматында оештырылды. Анда 500гә якын татарстанлы катнаша, алар 124 командага бүленеп, бер сәгать эчендә күл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә! Студентларыбызга шәһәр һәм илгә ярдәмнәре өчен рәхмәт!