Яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары Бөтенроссия конкурсы!
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы практикалары Бөтенроссия конкурсын үткәрә!
Конкурсның максаты – яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау. Конкурста Россия Федерациясе территориясендә икътисадның төрле өлкәләрендә яшьләрне эшкә урнаштыручы һәм конкурс шартларына туры китереп Документлар тапшыручы оешма вәкилләре катнаша ала.
Конкурс нәтиҗәсе булып яшьләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсен җыю, тасвирлау һәм иң яхшы практикаларны тарату (тиражлау) өчен шартлар тудыру тора.
Тулырак мәгълүматны конкурсны оештыручылар сайтында табып була (https://mintrud.gov.ru/events/1367).
