Яшьләр сәясәте һәм хезмәт традицияләре: Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең III Пленумы узды

10 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университеты базасында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика комитетының III Пленумының күчмә утырышы булды. Очрашуның төп темасы коллектив-килешү нигезендә җайга салу кысаларында Яшьләр сәясәтен үстерү булды.

Утырышны һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина ачып җибәрде, көн тәртибен профсоюз органнарының яшь буын белгечләре белән эшләү бурычларын билгеләп үтте.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән  “Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе”институты директоры Ленар Заһидуллин мөрәҗәгать итте. Республикада студентларга һәм яшь белгечләргә комплекслы ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ППО аппараты Яшьләр советы рәисе Алинә Мәгыйзова сөйләде. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ога Титова хезмәт батырлыгының әһәмиятен, традицияләрне саклауны һәм яшьләрнең Татарстанның җитештерү потенциалын үстерүдәге ролен җентекләп яктыртты.

Беренчел оешмаларның эш тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде. Казан ДАУның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Денис Дардымов студентларга матди ярдәм күрсәтү механизмнары һәм булачак белгечләрне профсоюз сафларына җәлеп итүнең нәтиҗәле ысуллары турында сөйләде.

Бүләкләү тантанасы Пленумның мөһим өлеше булды:

Профсоюз стипендиатлары дипломнарын Фәридә Гарифуллина кулыннан студент кызлар Динә Шәйхетдинова һәм Ләйлә Чупашова алды.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева исеменнән Казан ДАУ һәм “Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе”институты беренчел һөнәри оешмалары коллективларына актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, кунаклар өчен университет буйлап экскурсия уздырдылар. Институт укытучылары катнашучыларны югары уку йортының әһәмиятле объектлары белән таныштырдылар:

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть