Яшьләр торак конкурсы

Яшьләрнең, яшь галимнәрнең һәм белем бирү оешмаларының яшьләр белән эшләү өлкәсе белгечләренең (тәрбия эшләре хезмәткәрләрнең) торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме максатларында 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.

Конкурста катнашырга мөмкин:

•студентлар үзидарәсе органнары активистлары;

•белем бирү оешмаларында тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте белгечләре;

•яшь галимнәр һәм укытучылар;

•яшьләр сәясәте, спорт, мәдәният, өстәмә белем бирү учреждениеләре белгечләре.

Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, чиста бизәкләүдәге кв.м. торакның ташламалы бәясе).

Өстәмә мәгълүмат #ЖильемолодымРТ  телеграм-каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган  https://vk.com/mol_ipoteka

Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru

Translate